Рөстәм Миңнеханов: “Безнең илләр өчен логистика мәсьәләсе мөһим”

Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә логистика мәсьәләсе мөһим роль уйный. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумының пленар утырышында әйтте.

“Бүген безнең илләр өчен логистика мәсьәләсе бик мөһим. Кытайда яңа халыкара транспорт коридорлары булдыруны күз уңында тоткан “Бер пояс – бер юл” зур проекты тормышка ашырыла. Бу форсаттан, былтыр “Европа – Көнбатыш Кытай” коридорына керүче М12 югары тизлекле трассасы кулланышка тапшырылды”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, Татарстан белән Кытай күп кенә юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә. Республикада чит ил предприятиеләре эшли. Ә ике арада товар әйләнеше ел саен үсә. Рөстәм Миңнеханов бу елның сентябрендә Казаннан Шанхайга туры рейс ачылуын да искәртте. “Кытайның башка шәһәрләренә дә туры рейслар ачылачак, дип өметләнәбез”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре