• Фото: видеодан скриншот

Рөстәм Миңнеханов бик үзенчәлекле итеп Россия көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ил халкын Россия көне белән котлап телеграм-каналына видео урнаштырды.

Видеода безнең илдә җитештерелгән автомобильгә утырган гаилә илебез буйлап сәяхәт итә. Сәфәр вакытында бала Россия турында рус һәм татар телләрендә шигырь укый.

«Дуслар, чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! Бөек һәм бердәм илебез белән горурланабыз! Бергә без аны көчлерәк итәбез. Татарстанның хезмәте, сәнәгый һәм фәнни потенциалы, мәдәниятнең һәм милләтара татулыкның бай традицияләре Россия үсешенә зур өлеш кертә. Бәйрәм белән, кадерле Ватан!» - дигән Рөстәм Миңнеханов котлавында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре