Рөстәм Миңнеханов бюджет формалаштырганда район ихтыяҗлары исәпкә алыначагын әйтте

Узган атна ахырында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы һәм Ютазы районнарына эш сәфәренә барды. Ул кырларда урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, районнарда төзекләндерелгән объектларда да булды, яшь спортчылар белән аралашты.

Баулыда

Рөстәм Миңнеханов иң элек Яңа Баулы авылы янындагы бодай басуында кыр эшләре барышы белән танышты. Бүген районда урып-җыю 33 процентка төгәлләнгән. Баулы игенчеләре 7,5 мең гектар мәйданнан 21,7 мең тонна ашлык җыеп алган.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, районда терлекчелек тармагы да үсештә. Бүген хуҗалыкларда 9,7 мең мөгезле эре терлек, шул исәптән 2,4 мең сыер исәпләнә. Гыйнвар–июль аралыгында районда 8,6 мең тонна сөт җитештерелгән. Марат Җәббаров Баулының грант программаларында актив катнашуын да билгеләп үтте. Узган ел районда терлек азыгы үзәге төзелгән. Министр фикеренчә, бүген биредә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә игътибарны арттырырга кирәк.

Урып-җыю эшләренең иң кызган мәле. Әмма яңгырлар басуларда эшне кыенлаштыра. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов һәр аяз көнне мөмкин булган кадәр нәтиҗәле файдаланырга чакырды.

Татарстан Рәисе баулылыларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләп озатканнары өчен рәхмәт әйтте. Хәрбиләрнең гаиләләренә алга таба да ярдәм итүне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады ул.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, республикада дәүләт программалары алга таба да дәвам итәчәк. Татарстан Рәисе коммуналь инфраструктураны яңарту буенча яңа юнәлеш турында да искә алды.

– Тулаем алганда, сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Тотрыклы район, бик яхшы бердәм команда. Юллар, су белән тәэмин итүгә кагылышлы хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Бу юнәлештә эшне дәвам иттерәчәкбез, – диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов «Ласточка» лагерена барып, анда ял итүче балаларның хәлен белешергә дә өлгерде. Күптән түгел анда капиталь төзекләндерү тәмамланган. 214 млн сумга төшкән бу эш «Җәй – балаларга» программасы кысасында башкарылган. Балалар һәм яшьләрнең ял итү, савыктыру оешмаларын капиталь төзекләндерү, яңарту һәм төзүне күздә тоткан әлеге программа 2019 елдан бирле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Шул вакыт эчендә 43 лагерь төзекләндерелгән һәм төзелгән. Ул 6,97 миллиард сумга төшкән. Быел «Җәй – балаларга» программасына 1,3 млрд сумлык 19 объект кертелгән.

Ютазыда

Рөстәм Миңнехановның Ютазыга эш сәфәре дә кырларда урып-җыю эшләре барышы белән танышудан башланды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин сүзләренә караганда, кырларда көзге культуралар тулысынча җыелган. Бүген сабан культураларын җыялар. Район буенча уртача уңыш гектарына 37,8 ц тәшкил итә. Һава торышы сынатмаса, игенчеләр сентябрьнең беренче ункөнлегендә бөртеклеләрне җыеп бетерәчәкләр, дип фаразлый район башлыгы. Аннары техник  культураларны җыюга керешәчәкләр.

Министр Марат Җәббаров Ютазы районының авыл хуҗалыгы тармагындагы эшен уңай бәяләде. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү программаларында активрак катнашырга кирәклеген дә искәртте.

Рөстәм Миңнеханов исә Ютазы районының, тулаем алганда, тотрыклы күрсәткечләргә ирешүен билгеләп үтте. Татарстан Рәисе урып-җыю эшләренең уңышлы тәмамлануын теләде, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төбәк икътисадына зур өлеш кертүләрен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Ютазы халкыннан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе юлларның сыйфаты, су белән тәэмин итүдәге проблемаларга кагыла.

– Вазгыятьне контрольдә тотачакбыз, бюджет формалаштырганда Ютазы районының бу ихтыяҗларын һичшиксез исәпкә алачакбыз, – дип вәгъдә бирде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республикада гамәлгә ашырыла торган һәм муниципаль районнарны, шул исәптән инфраструктураны үстерүгә кагылышлы барлык

программаларның дәвам иттереләчәген белдерде.

Капиталь төзекләндерелгән «Олимп» спорт мәктәбендә Рөстәм Миңнеханов яшь спортчылар белән аралашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре