Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында «Наратлы» терлекчелек комплексында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында “Наратлы” заманча терлекчелек комплексында булды. Район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашуда авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте.
Терлекчелек комплексы дүрт сыер абзарыннан, бозау абзары, яшь терлекләр өчен мәйданчыклар, сыер саву залы һәм терлек азыгы складыннан тора. Хәзерге вакытта биредә 8 374 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Тәүлегенә 120 тонна сөт савып алалар.
Авыл хуҗалыгы министры искәртеп үткәнчә, “Наратлы” комплексының уңышлары район күрсәткечләрен яхшыртуга ярдәм итә. Бөгелмә хәзер муниципалитетлар рейтингында 11нче урында тора. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекнең баш саны – 11 мең, тәүлегенә 130 тонна сөт савып алына. Министр кече хуҗалыкларны үстерү эшен көчәйтү зарурилыгын басым ясап әйтте.
Рөстәм Миңнеханов район үсешендә уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте һәм моңа зур өлеш кертүче зур инвесторларга рәхмәт әйтте. Ул шулай ук районда коммуналь челтәрләрне яңарту планнарын җиткерде. Биредә аларның 70 проценты тузган, шуңа күрә хәзер челтәрләрне алыштыру буенча аерым программа эшләү мәсьәләсе карала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре