Бу җәһәттән автомобиль төзүчеләр шәһәренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Юбилей кысасында махсус техника күргәзмәләре һәм тантаналы чаралар уздырыла. Комсомол төзелешләренең эстафета факелы биредәге тарихи-туган як музееның горурлыгы булып тора.
Ул 14 Бөтенсоюз төзелеше аша узып, Чаллы тарафыннан Бөтенсоюз күләмендәге бөек хезмәт эстафетасын төгәлләү символы буларак кабул ителгән. Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең тарихы турындагы чыгышны зур кызыксыну белән тыңлаганнан соң комсомол төзелешләрендә булган күчмә факелны карады. Татарстан Рәисе музейга үз теләкләрен язып калдырды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез