Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе хокимы Ботир Зарипов белән очрашты

Бүген Үзбәкстанга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе хокимы Ботир Зарипов белән очрашты.

Яклар махсус сәнәгать паркын төзү проектын гамәлгә ашыру динамикасы турында фикер алыштылар.

Рәис билгеләп үткәнчә, ул Россия Президенты һәм премьер-министр шәхси контролендә.

Бохара өлкәсе хокимы Рөстәм Миңнехановка проектка шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре