Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Брестта яшьләр үзәге эше белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бресттагы Яшьләр патриотик үзәгендә булды. Бу хакта республика Рәис матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов яшьләр инициативасы белән булдырылган үзәк эше белән танышты.

Мәйданчык балаларны патриотик тәрбияләү, сәламәтләндерү, гомуми урта һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыра.

Үзәк мәгълүматлары буенча, биредә барлык вакыт эчендә 26 меңнән артык кеше белем алган. Алар арасында Россиянең алты төбәгеннән яшүсмерләр. Халыкара сменаларны эшләтеп җибәрү үзәге планнарында.

Фото: пресс-служба Раиса РТ

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре