Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнашты. Чара шәһәр Ратушасында узды.
Узган елның төп нәтиҗәләре турында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте. 2024 елда Казанда сәнәгать җитештерүе индексы 109,6% тәшкил иткән. Үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар күләме 20%ка арткан - 840 млрд сумга кадәр. Төяп җибәрүнең гомуми күләменең 80%ы эшкәртү тармаклары продукциясенә туры килә (+20%). Төп өлешне оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре керткән.
 Ел йомгаклары буенча тулаем территориаль продукт күләме 1,6 трлн сумнан артык булыр дип көтелә, бу 2023 елга караганда 300 млрд сумга күбрәк. Шәһәрнең урта һәм эре предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 21%ка арткан һәм 90 мең сумнан артып китә.
 Шәһәрдә эшсезлек саны һәм дәрәҗәсе тарихи минимумга җиткән. Мәшгульлек үзәкләрендә 1193 эшсез теркәлгән. Шуның белән бергә вакансияләр базаларында 14 мең эш урыны бар. Шул рәвешле, бер эшсезгә бүген 10нан артык вакансия туры килә.
 Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ел йомгаклары буенча барлык күрсәткечләр буенча үсеш күрсәткәннәр. Аларның саны меңнән күбрәккә арткан һәм 83 мең 872 субъект тәшкил итә. Тулаем территориаль продуктта КУБ өлеше 42,5%ка җиткән. Эшләүчеләр саны - 384 мең кеше - шәһәрдә эшләүче барлык халыкның өчтән берен тәшкил итә. Кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 13%ка арткан һәм 856 млрд сум тәшкил итә. Ә шәһәр казнасына КУБ субъектларыннан салым керемнәре 45%ка арткан һәм 11,7 млрд сум тәшкил итә - бюджетка салым керемнәренең яртысы диярлек. Федераль һәм республика ярдәм чараларыннан 19,1 млрд сумга якын 1446 КУБ субъекты файдаланган. Ел нәтиҗәләренә караганда якынча мәгълүматлар буенча Казан икътисадына инвестицияләр 389 млрд сум тәшкил итәчәк, бу үткән ел белән чагыштырганда 38 млрд сумга күбрәк.
 Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган ел безнең республика өчен истәлекле ел булды. Зур халыкара чаралар уңышлы узды. Татарстан башкаласында узган XVI БРИКС саммиты халыкара көн тәртибенең кульминациясе булды. «Бүген Казанны бөтен дөньяда беләләр. Моны 2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алачак», – диде республика Рәисе.
 Ул билгеләп үткәнчә, бүген экология, җәмәгать транспорты, шәһәр яны инфраструктурасы үсешенә бәйле мәсьәләләр актуальлеген югалтмый: «Бүген бу темалар җентекләп яңгырады. Әлеге мәсьәләләрне без эшкә алачакбыз, аларны хәл итү юлларын билгеләячәкбез».
 Татарстан Рәисе торак-коммуналь хуҗалык темасына аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, республикада торак-коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең еллык фонды 10 млрд сум булган яңа программа формалаштырылган. Өстәмә рәвештә РФ бюджетыннан тагын 1,6 млрд сум каралган. Әлеге программа кысаларында муниципалитетларда, шул исәптән Казанда, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге аеруча кискен проблемалар этаплап хәл ителәчәк.
 Шулай ук 2025 елда «Безнең ишегалды» программасы дәвам итәчәк, барлык эш төрләренә 10 млрд сум бүлеп бирелгән. Рөстәм Миңнеханов социаль әһәмиятле проектларны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
 Ул билгеләп үткәнчә, быел ил совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Шулай ук бу ел илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов барлык чараларны да иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты.
 Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бөтен ил өчен төп проблема - махсус хәрби операциядә җиңүне тәэмин итү. МХО зонасында дистәләгән мең татарстанлы Россия суверенитеты өчен көрәшә. «Безнең төп бурыч - МХОдә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү. Без һәрвакыт янәшә булырга тиеш», – дип өстәде республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез