Республика җитәкчесе фикеренчә, хәзерге шартларда илебез фәненә ярдәм итү, үзебезнең эшләнмәләргә өстенлек бирү бик мөһим.
«Фән казанышларын файдаланмый торып без ерак китә алмаячакбыз. Бүген үзебезнең фәнгә ярдәм итү мөһим. Аның казанышларын ни дәрәҗәдә файдалана алуыбыз бары тик үзебездән генә тора», – диде ТР Рәисе.
«Безнең республикада заманча лабораторияләр, уникаль эшләнмәләр бар - аларны өйрәнергә генә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, тулаем алганда бүген директорлар советы утырышында тәкъдим ителгән проектларны һәм докладларны югары бәяләп.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез