Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Чаллының юбилее лаеклы дәрәҗәдә үткәреләчәге турында әйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясе барышында Чаллы шәһәре халкының видео итеп җибәерлгән соравына җавап бирде.

 Сорау 400 еллыгы һәм беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан нинди чаралар турында иде.

«Безнең махсус чаралар планыбыз бар. Күп кенә объектларда ремонт эшләре бара. Ел ахырында без өч эре объект өчен 1 миллиард сум акча бүлеп бирдек. Чаллы барлык республика программалары буенча да финанслау ала», – диде Миңнеханов.

Миңнеханов бүгенге көндә шәһәрдә рекордлы санда мәктәпләр салынуын әйтеп үтте.

«Федераль үзәк ярдәменнән башка гына хәл итүе кыен булган бер мәсьәлә бар. Бу – бишенче хастаханә төзелеше. Без аны юбилей программасына кертергә тырыштык. Бәйрәм чараларын дәвам итәчәкбез һәм бу бурычны да үтәргә тырышырбыз. Чаллы шәһәре дә, «КАМАЗ» да һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә булачагын сизәрсез», – диде Татарстан Рәисе.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре