Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечня башлыгының Татарстандагы вәкиллегенең яңа җитәкчесе Эли Кагарбеков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисенең эш кабинетында узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Чечен Республикасы һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне алга таба ныгыту һәм төбәкара дәрәҗәдәге багланышлар турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов «тугандаш» Чечня белән элемтәләрне киңәйтүнең мөһимлеген искәртте һәм уртак проектларны үстерүгә игътибар күрсәткәне өчен Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровка рәхмәтен белдерде.
Очрашу барышында Татарстан Рәисе уртак тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруга керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Асламбек Бердукаевка Рәхмәт хаты тапшырды. Элегрәк Бердукаев Чечня башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе вазифасын биләгән иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез