Яңа пристань кунакларның су аша килүе өчен уңайлы шартлар тудыра.
Бүген Чистайда пассажирлар өчен яңа пристань төзү төгәлләнә. Җәйге сезонда туристларны җәлеп итәчәк ул. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хакта хәбәр иткән.
Яңа пристань кунакларның су аша килүе өчен уңайлы шартлар тудырачак. Ә инде сезон ябылгач, балалар һәм үсмерләр клубына әйләнәчәк.
– Яңа елга порты ачылгач, Чистай туристларга тагын да якынаер дип ышанам! – дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
Хәзер исә, яңа корылманы туристлар һәм җирле халыкны җәлеп итү үзәгенә әйләндерү өчен, тирәсендәге инфраструктурасын үстерергә кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез