Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Дубайда Инвестицион форумны ачу тантанасында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш сәфәренә килде. Ул Дубайда ел саен үткәрелә торган Инвестицион форумны ачу тантанасында катнашты.

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов БГӘ җитәкчелегенә Россия төбәкләре белән хезмәттәшлеккә ачык булулары өчен тирән рәхмәт белдерде. «Татарстан чарага нигез салынганнан бирле бу чараның партнеры һәм катнашучысы булып тора", - дип искәртте ул. 

Быел форумның темасы «Глобаль чәчәк атуны трансформацияләү: тотрыклы һәм инклюзив киләчәккә инвестицияләр кертү өчен яңа офыклар ачу». 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика бүген инвестицион климат буенча илдә беренче урында тора һәм төбәк икътисады экспортка юнәлгән. Татарстан продукциясе дөньяның 100дән артык иленә җибәрелә. 

«Без Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирәбез, анда энергетика, авыл хуҗалыгы һәм хәләл продукция, югары технологияләр, ислам финанслары буенча уртак проектлар өчен зур потенциал күрәбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән партнерлыкка аерым тукталды. Республиканың тышкы сәүдәсендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең өлеше 50%тан артып киткән. Татарстан Якын Көнчыгыш илләреннән инвестицион капитал җәлеп итү өчен платформа буларак эшли. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның тәҗрибә уртаклашырга әзер булуына игътибар итте. Ул барлык катнашучыларны форумда республика стендын карарга чакырды. 

Искәртәбез, ел саен үткәрелә торган инвестицион форум - Якын Көнчыгыштагы иң эре мәйданчык. Ул өч төп юнәлешне тәкъдим итә – глобаль базарлар, киләчәк икътисады һәм NexGen, интеграцияләнгән һәм күп дисциплинар инвестицион экосистемаларның потенциалын күрсәтә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре