Икътисад турында
Рөстәм Миңнехановның журналистлар белән әңгәмәсе бу юлы да Казанда калкып чыккан яңа бинада узды. Очрашу урыны итеп Әмирхан урамында төзелгән Millennium Panorama кунакханәсен сайлаганнар. Матбугат очрашуы башланганчы исә Татарстан Рәисе «Татмедиа» АҖнең район һәм шәһәрләрдә урнашкан филиалларына яңа машиналар тапшырды. Редакцияләр 49 автомобиль алды. Яңа техника җитезрәк эшләргә ярдәм итәчәк.
Республика тормышына килгәндә, быел тулай төбәк продукты күләме 5,6 триллион сумга җитәчәк. Үсеш – 2,4–2,5 процент. «Геосәяси һәм икътисадый кыенлыкларга карамастан, республика үсештә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Төп капиталга инвестиция күләме ел нәтиҗәләре буенча 1,6 триллион сум булыр дип көтелә. «Илкүләм проектлар да, республика программалары да үтәлә. Бу – барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең һәм безнең икътисадның уртак эше. Әлбәттә, Президентыбыз Владимир Путин һәм Хөкүмәт тарафыннан федераль үзәкнең зур ярдәмен тоябыз», – диде Рөстәм Миңнеханов. Сүз дә юк, сумның нык булуы, нефть һәм нефть продуктларына бәяләрнең түбән торуы бюджет керемнәренә йогынты ясамый калмый. Әмма башка төрле салымнар хисабына Татарстан икътисады тотрыклы үсә, дип өметләндерде республика башлыгы.
Тормыш турында
Республика җитәкчелегенең төп бурычы Татарстанда яшәүчеләрнең тормышын яхшыртудан гыйбарәт. «Без – Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләрнең берсе. Төбәкнең инвестицияләр җәлеп итү күрсәткече югары, сәнәгать потенциалы куәтле, бик яхшы фәнни-белем бирү үзәкләребез бар», – диде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ул демография мәсьәләсендә кыенлыклар барлыгын әйтте. Коронавирус чорына кадәр саннар уңай булса, хәзер күрсәткечләр тискәре. Дөрес, бу – бөтен илгә хас вазгыять.
Кадрлар мәсьәләсе дә көн кадагында. Үзебезнең генә көч җитми. Татарстан Рәисе аны хәл итүнең ике юлын атады: эшләргә читтән кеше чакыру һәм җитештерүне автоматлаштыру. Икенчесе өметлерәк күренә. Кадрлар кытлыгы сәламәтлек саклау һәм мәгариф кебек әһәмиятле өлкәләрдә саклана. Проблеманы хәл итү өчен, вазгыятьне җентекләп анализларга, башка төбәкләрдән белгечләр китерергә һәм аларны торак белән тәэмин итәргә кирәк. Рәис әйтүенчә, медицинада һәм мәгарифтә хезмәт хакларын түбән дип әйтеп булмый, ә өстәмә грантлар булса, бу мәсьәләләрне хәл итү мөмкин. Шул ук вакытта сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт хаклары сизелерлек артты, чөнки эш рәтен белгән хезмәткәрләр һәркемгә кирәк. «Мигрантлар белән генә без кадрлар проблемасын хәл итә алмаячакбыз, системалы карарлар кирәк. Безнең үз белгечләребез булырга тиеш», – диде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов алдагы елларда республикада коммуналь системаларны яңартуга игътибар биреләсен әйтте. «Инфраструктура – кешеләрнең тормыш сыйфаты дигән сүз. Әгәр өендә су, энергия, җылылык тиешле дәрәҗәдә булмаса, кешенең кәефе нинди булсын ди? Быел без коммуналь инфраструктураны яңартуга финанслауны арттырдык. Киләсе елда да ул ким булмаячак, чөнки системаның 30 процентын алыштырырга кирәк», – диде Татарстан Рәисе.
Билгеле булганча, 2026 елның гыйнварыннан НДС ставкасы 20 проценттан 22 гә күтәреләчәк. Бу – мәҗбүри чара, рәхәт булмаячак, әмма исән калырлык. «Аңлап карарга кирәк. Федераль бюджет алдында фронтта җиңүне тәэмин итү өчен зур сынаулар тора. Барысы да тотрыклангач, дәүләтнең салым сәясәтендә дә үзгәрешләр булыр, дип уйлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ә журналистлар элемтәне чикләү турында сорагач, ул үлчәүнең бер ягына – кеше иминлеге, икенчесенә кемгәдер шалтырата алмау кыенлыгын куеп карарга киңәш итте. Дошман, безнең элемтә баганаларын файдаланып, пилотсыз очкычларын энергетика һәм җитештерү объектларына юнәлтә. Соңгы өч айда 700 яңа Wi-Fi ноктасы булдырылды. Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 2,2 мең иҗтимагый нокта эшли.

СВО ветераннары турында
СВОда катнашкан Лаеш егете Александр Антонов Рәистән махсус хәрби операциядән кайтучыларга сәламәтлеген ныгыту, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү турында сорады. «Җиңүдән соң сугышчыларның язмышы безнең җаваплылыкта буласын яхшы аңлыйбыз. Без моңа әзерләнәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда 3 меңнән артык СВО ветеранының 7–8 проценты кабат контракт имзалаган, 400 дән артыгы әлегә дәвалана, ә 2 меңнән артыгы инде эшкә урнашкан. «Мәсьәләне көн саен аерым игътибар үзәгендә тотабыз», – диде ул. Бу эшкә һәр муниципаль берәмлек җәлеп ителгән. Предприятиеләр дә җаваплы карый. Беренчедән, ветераннарны эшкә урнаштырырга кирәк, психологик ярдәм үзәкләре һәм тернәкләндерү системасы кирәк. Эш димәктән, хокук саклау органнарында да кадрлар кытлыгы бар. Ветераннарны шунда эшкә урнаштыру ике як өчен файдалы булыр иде. Татарстан Рәисе республикадагы «Батырлар. Герои Татарстана» проектының да уңышлы эшләгәнен әйтте. Барлыгы 1604 гариза кабул ителгән. 46 кешелек беренче төркем белем ала. Программада катнашучы 15 кеше район һәм шәһәр депутаты итеп сайланган. Тагын 113 СВО ветераны – җирле үзидарә депутаты. Россия Герое Рәсим Баксиков – хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары.
Чит илләр белән элемтә турында
Халыкара хезмәттәшлек турында сөйләшкәндә, Рөстәм Миңнеханов Һиндстан белән мөнәсәбәтләргә аерым тукталды. «Һиндстанның потенциалы бик зур, Кытайныкыннан ким түгел. Әлегә Һиндстан белән товар әйләнеше Кытай белән чагыштырганда берничә тапкыр азрак. Без анда үз вәкиллегебезне ачтык. Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы ачылды. Без Һиндстан белән актив эшләячәкбез, чөнки анда кызыксыну зур. Кытай инде күтәрелде, Һиндстан да күтәреләчәк», – диде Татарстан Рәисе.
Оман журналистының видеосоравына җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов бу илдә Татарстанның сәүдә вәкиллеген ачу нияте барлыгын әйтте. «Ислам дөньясы Россиядән читләшмәде. Товар әйләнешен алсак, аның яртысына якыны Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренә туры килә», – дип белдерде ул.
Юл һәм транспорт турында
«Үзебезнең республика мисалында гына карасак та, 3 ел эчендә 2 зур күпер төзелүен моңа кадәр күргәнебез булмады: берсе – Идел аша, икенчесе – Кама аша чыгу юлы. М12 проекты 3 ел эчендә төзелеп бетте, ул Мәскәүгә 6 сәгатьтә барып җитү мөмкинлеге бирә», – диде Рөстәм Миңнеханов юллар турында. Ә менә елга транспорты юнәлешендә артык мактанып булмый. «Без елгадан бик начар файдаланабыз», – диде республика башлыгы. Һава транспортына килгәндә, киләсе елның 30 августында «Казан» халыкара аэропортында яңа терминал ачарга ниятлиләр. Ул елына 6 миллион кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Бүгенгесенең андый мөмкинлеге юк.
Рөстәм Миңнеханов Горбунов исемендәге Казан авиация заводында елына 20 Ту-214 самолеты җитештерү планнарына да ачыклык кертте. «Мин үзем дә эшнең акрын баруыннан канәгать түгел. Ләкин без кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Агрегат, җыю, логистика үзәкләре, механик эшкәртү заводы төзергә кирәк иде. Алар барысы да инде йомгаклау стадиясенә җитте. Хәзер станоклар китерәбез, кешеләр әзерлибез. Без барыбер елына 20 Ту-214 самолеты чыгарачакбыз», – дип ышандырды Татарстан Рәисе. Аның сүзләренә караганда, самолет һәм вертолет төзелешен үстерү чит илләргә бәйле булмау өчен дә кирәк.
Авыл турында
Татарстан Рәисенә Кукмара районындагы Вахит авылында яшәүче гаилә, үзләрендәге тәҗрибәне башкалар да күрсен иде, дигән теләген җиткерде. Биредә яшь белгечләргә өйләр салып бирәләр. «Авылдагы кешеләрне туплап, җайларын табып, укытып, өйрәтеп, акча белән кызыксындыру булмаса, яшьләр китә дә бара. Урыннарда кешеләрне тотып калыр өчен нәрсә кирәк? Йорт төзергә һәм хезмәт хакы бирергә кирәк. Авылда яшәргә була. Әмма, авылда яшәр өчен, Вахит авылы хуҗалыгындагы кебек продукция, акча булырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Районнарда уртача хезмәт хакы – 50 мең, 55 мең, кайбер җирдә – 45 мең сум. Менә уйлап карагыз: 45–50 меңгә яшь кеше каламы? Эшләргә ризамы? Бүген Казан дары заводында хезмәт хакы – 120 мең, Точмашта – 120–130 мең сум. Шулай булгач, авылдагы яшь кеше шәһәргә китә дә бара, – ди республика башлыгы. – Татарстан өчен (авыл хуҗалыгында) иң күп акча китергән продукция ул – сөт. Сөтчелек белән шөгыльләнмәсәң, акчаң булмый. Игенчелек белән без алга китә алмыйбыз. Шуңа күрә безгә терлекчелек белән шөгыльләнергә кирәк. Шул эшне уңай якка хәл итеп, табышлар алып, кешеләрне авыл җирлекләрендә тотып калырга кирәк. Бу үрнәкне, тәҗрибәне таратырга кирәк. Мин бу фикер белән килешәм. Авылларыбызда яшьләрне калдыра алмасак, бик авыр булачак».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез