Рөстәм Миңнеханов Элла Памфиловага "Дуслык" ордены тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә сайлау системасы эше, гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру кебек темалар каралды. Шулай ук республиканың сайлау системасы үрнәгендә Татарстан тәҗрибәсе турында да сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов Казанның сайлауларны мәгълүмат белән тәэмин итү буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен уздыру урыны булуы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук төбәктә гамәлгә ашырылган мөһим проектлар, аерым алганда, Казандагы Кабан күле яр буенда Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасы турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Элла Памфилова Россия төбәкләренең сайлау комиссияләре матбугат хезмәтләре өчен Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә лекция белән чыгыш ясаячак (оештыручысы - Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ярдәмендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе ).

Бүгенге очрашу барышында Элла Памфиловага Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүдә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - «Дуслык» ордены тапшырылды.

Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре