Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре белән килде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев республика җитәкчесенә Чаллы предприятиеләренең һәм оешмаларының казанышларын тәкъдим итә.
Сәфәр барышында сәнәгатьне үстерүгә, заманча технологияләр кертүгә һәм социаль инфраструктураны ныгытуга аерым игътибар бирелә.
Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» ГАҖ күперләр җитештерү заводын ачу планлаштырыла. Тантанада РФ Хөкүмәте вәкилләре һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе җитәкчелеге катнаша.
Шулай ук беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак. Анда федераль һәм республика җитәкчеләре, шулай ук предприятие җитәкчелеге катнашачак, дип планлаштырыла.
Моннан тыш, шәһәргә нигез салынуга 400 ел тулуны һәм беренче КАМАЗ йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узачак. Очрашуда юбилей чараларына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышачаклар, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре