Эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Чжэцзян провинциясе вице-губернаторы Лу Шань белән очрашкан.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җиткән. Кытай – ике яклы сәүдә күләме буенча Россиянең төп партнеры. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләреннән берсе буларак, бу хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә.
“Безнең республика Кытай провинцияләре белән 8 килешүне имзалады. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше рекордлы күрсәткечкә җитеи, 3,3 миллиард доллардан артып китте”, - дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов. Аың әйтүенчә, соңгы елларда нәкъ менә Кытай республика икътисадына чит илләрдән төп инвесторга әйләнгән.
“Без Сезнең провинция белән тыгызрак мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Бүген муниципаль дәрәҗәдә элемтәләребез бар: 2003 елда Ханчжоу беләнКазан шәһәрләре арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре турында килешү төзелде, Кукмара һәм Саба районнары белән Чжэцзян провинциясенең берничә шәһәре арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаланды. Моннан тыш, 2023 елда Ханчжоу шәһәрендә Иннополис Университеты офисы ачылды”, - дип сөйләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
Чжэцзян провинциясе вице-губернаторы төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата үзара кызыксынуның барлыгын басым ясап әйткән. Аның сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына сәфәре кысасында барырга тиешле предприятиеләр – технологик яктан иң нык алга киткән.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чжэцзян провинциясе җитәкчелеген һәм бизнес вәкилләрен «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнашу өчен Казанга чакырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез