Карала торган төп яңалыклар – өстәлгән бәягә салым ставкасының 22%ка кадәр үсүе, керем 10 млн сумнан артып киткәндә салым салуның гадиләштерелгән системасында оешмалар тарафыннан НДС түләү. «Хөкүмәткә салым законнарындагы үзгәрешләрнең республика икътисадына йогынтысын бәяләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Бюджетка кертемнәрнең мөһим резервы дип Рөстәм Миңнеханов салым бурычын атады, ул быелның 1 октябренә 11,2 млрд сум тәшкил итә. Рәис аны кыскарту эшен дәвам итәргә, бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга өндәде.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, быелның ахырына кадәр 2 ай калган, шул ук вакытта федераль акчаларны үзләштерү еллык планлы билгеләнешләрнең 65%ын тәшкил итә. Моннан тыш, агымдагы елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44 млрд сум каралган, шуның 24 млрд сумы – федераль акчалар. «Федераль трансфертларны тулысынча үзләштерүне һәм акчаларны нәтиҗәле тотуны тәэмин итү мөһим. Барыгызның да кушылуыгызны сорыйм. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган параметрларга ирешергә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез