Рөстәм Миңнеханов: «Гаделлек һәм тигезлек булсын!»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Коррупциягә каршы халыкара көрәш уңаеннан мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Коррупция җәмгыять тормышына тискәре йогынты ясый торган хәтәр социаль күренешләр исәбенә керә. Гаделлек һәм тигезлек принципларын бозу аның иң авыр нәтиҗәсе булып тора. Коррупция дәүләтнең хокукый һәм социаль-иктисадый үсешенә комачаулык тудыра.

Россия Федерациясендә әлеге тискәре күренешкә каршы көрәш барлык федераль дәүләт хакимияте органнарының, субъектларның дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары, оешмалар һәм кешеләребезнең гомуми бурычы булып тора.

Бу эш илнең тотрыклы һәм ышанычлы төстә үсүе максатында алып барыла, һәм Татарстан аны тәэмин  итүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Икътисадның тотрыклылыгы барлык тармак предприятиеләре хезмәткәрләренең өзлексез һәм нәтиҗәле хезмәте нигезендә ирешелә. Хакимият органнары бизнеска тиешенчә булыша. Шул исәптән ярдәм чаралары күрү, продукция җибәрү өчен логистика төзү, импортны алыштыруны оештыру, яңа технологияләрне гамәлгә кертү, хезмәт җитештерүчәнлеген яхшырту, административ киртәләрне киметү ягыннан.

Республикада илкүләм проектлар һәм төбәк программалары планлы нигездә гамәлгә ашырылып килә. Алар кысасында һәр ел саен 4 меңнән артыграк объект төзелә һәм төзекләндерелә. Болар – мәктәпләр, балалар бакчалары, ял лагерьлары, хастаханә, поликлиникалар, авыл клублары һәм яшьләр үзәкләре.

Торак, социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасын төзү, коммуналь өлкәне модернизацияләү, газ белән тәэмин итүне үстерү кебек проектлар муниципаль берәмлекләрне үстерүгә бик зур этәргеч бирә.

Коррупцияне һәм аның сәбәпләрен профилактикалау республиканың икътисадый һәм социаль өлкәләрен динамикалы төстә үстерү өчен бик мөһим. Без хакимият органнарының ачыклыгын, карарлар кабул итүдәге үтәкүренмәлелекне һәм кешеләребезнең идарә процессларына кушылуын тәэмин итәрдәй барлык чаралардан актив файдаланабыз. Гомумән алганда, икътисад һәм бизнеска җәлеп ителә торган бюджет акчаларының нәтиҗәсен яхшыртуга, социаль проектларга һәм башка проектларга киткән чыгымнарның үз-үзен аклау дәрәҗәсен арттыруга ирештек.

Бу республикада гамәлгә ашырылып килә торган проектларны цифрлаштыру нигезендә тәэмин ителә. Алар арасында – гражданнар һәм оешмаларга үз фикерен белдерү, кире элемтәгә чыгу һәм күп кенә мәсьәләләрне хәл кылуда катнашу мөмкинлеге бирердәй Дәүләт һәм муниципаль хезмәтлар порталы, «Халык контроле» мәгълүмат системасы.

Коррупцияне кисәтү өчен барлык чараларны да эзлекле төстә куллануны дәвам итәргә ниятлибез һәм республикада яшәүчеләрнең бу  эшкә ярдәм итүен көтәбез", - диелгән аның мөрәҗәгатендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре