Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Газпром» СПГ технологии» Директорлар советы рәисе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Газпром” СПГ технологии” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе белән очрашты. Очрашуда сыекландырылган табигый газны җитештерү һәм сату өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Әңгәмә барышында шулай ук төбәктә сыекландырылган табигый газны җитештерү һәм сату инфраструктурасын үстерү кебек темаларга да кагылып үтелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре