Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумы (ВЭФ) барышында “Газпромбанк” акционер җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән очрашу үткәргән. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар перспективалы юнәлешләр буенча Татарстанның “Газпромбанк” белән хезмәттәшлеге буенча фикер алышкан.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ВЭФ-2025 пленар утырышында катнашкан. Анда Президент Владимир Путин чыгыш ясаган.
Көнчыгыш икътисадый форумы инде унынчы тапкыр үткәрелә. Бу юлы анда, Кытай һәм Вьетнамнан алып, Малайзия һәм Таиландка кадәр, 70 ил вәкиле катнаша. Чарага 4,5 меңгә якын кеше җыелган. Көн тәртибе үзәгендә – заманча технологияләрне гамәлгә кертү, инфраструктураны үстерү, логистика маршрутларын булдыру һәм киләчәк өчен кадрлар әзерләү.
Татарстаннан форумга зур делегация килгән. Ул төбәкнең мөмкинлекләре белән таныштырачак. Делегация составына икътисадны, халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм инновацияләр өчен җаваплы төп структуралар вәкилләре кергән. Биредә сүз Икътисад министрлыгы (премьер-министр урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов), Инвестицион үсеш агентлыгының Халыкара программалар дирекциясе һәм “Идея” инновацион технопаркы вәкилләре турында сүз бара.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез