Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватаныбыз Геройлары көнендә республикада яшәүче гади халыкка, шулай ук каһарманлык үрнәкләре күрсәтүчеләргә мөрәҗәгать итте. Видеомөрәҗәгатьне Рәиснең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.
“Бүген илебез өчен мөһим көн – Ватаныбыз Геройлары көне. Россия һәрвакыт бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек белән аерылып торды. Ата-бабаларыбызның каһарманлыгы турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Яшь хәрбиләребезнең батырлыгына эчкерсез сокланабыз. Ватаныбыз Геройлары сафында якташларыбыз – татарстанлыларның лаеклы урын алып торуы белән горурланабыз”, – дип билгеләп үткән Татарстан Рәисе үзенең видеомөрәҗәгатендә.
“Батырлыгыгыз һәм Ватанга фидакарьләрчә хезмәт итүегез өчен республикада яшәүче барча халык исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерергә рөхсәт итегез! Илебезнең горурлыгы һәм даны сез!” – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез