Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов гүзәл затларга: «Ватанны саклаучы миссиясен үтәгәнегез өчен рәхмәт»

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә юнәлдерелгән волонтерлык, хәйриячелек хәрәкәтендә, патриотик эшчәнлектә актив катнашучы хатын-кызларга дәүләт бүләкләре тапшырды, дип яза «Татар-информ».

«Хезмәтегез, энергиягез өчен рәхмәт. Бүген биредә фидакарь хезмәте сокландыргыч хатын-кызлар җыелган. Сезнең миһербанлыгыгыз безне рухландыра. Сез алгы сызыкта хәрби бурычларны үтисез, хәрби хезмәткәрләргә медицина һәм башка күп төрле ярдәм күрсәтәсез. Ватанны саклаучы миссиясен үтәгәнегез өчен рәхмәт сезгә!» – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул күпләрнең уллары, ирләре, туганнары хәрби операциядә катнашуын искәртте. «Сезнең йөрәк җылысы безнең егетләргә төп терәк булып тора, җиңүгә ышанычны арттыра. Безнең хәрбиләр – яңа заман геройлары, алар Россия Президенты Владимир Путин командованиесендә хәрби бурычын батырларча үти», – дип ассызыклады республика Рәисе.

Ул тантанага җыелган хатын-кызлар волонтерлык хәрәкәте аша эчкерсез хезмәт башкаруын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга саулык-сәламәтлек, иминлек теләде. «Игелекле йөрәгегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!» – дип тәмамлады чыгышын.

Бүләкләнүчеләр арасында «Татмедиа» АҖ филиалы «Хезмәт даны» газетасы баш редакторы урынбасары Лилия Нургалиева, «Ватан Сакчылары» дәүләт фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Казанның 7 нче хастаханәсендә Ревматология үзәге җитәкчесе, күренекле табиб Равия Мухина һәм башкалар бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре