Бүген Бөек Җиңү көне уңаеннан Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм дәүләт эшлеклеләре катнашты. Аннан соң алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга мемориаль комплекс төзелеше урынында истәлек ташы куюга багышланган тантаналы митингтта булдылар.
«9 Май һәрвакыт булды, бар һәм булачак төп бәйрәмебез! Бу – илкүләм триумф һәм халык горурлыгы көне, кайгы һәм мәңгелек хәтер көне. Бөек Җиңүнең юбилей елында без махсус хәрби операциядә катнашучыларга истәлек ташы кую тантанасын үткәрәбез, алар бүген дә бабалары эшен намус белән дәвам итәләр. Шул рәвешле без мөһим һәм игелекле эшкә – Ватанны саклаучыларга чиксез рәхмәтебез символы булачак мемориал төзелешенә старт бирәбез. Безнең геройларыбызның батырлыклары турындагы тарихи хакыйкатьне саклау эшендә тагын бер мөһим адым – илдә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында Россия Президенты куйган төп бурычларның берсе», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан Рәисе махсус хәрби операция зонасындагы ватандашларның кыюлыклары һәм каһарманлыклары турында ассызыклады. «Аларның кайберләре бүген безнең белән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар – безнең заманның чын геройлары, алар Ватан өчен намус һәм батырлык белән көрәшәләр. Безнең бурыч – якташларыбызның батырлыгы турындагы истәлекне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Тагын бер кат барыгызны да Бөек Җиңү юбилее белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң яхшы теләкләр», – дип билгеләде ул.
Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды. Шулай ук чара барышында парктагы экспозицияләр турында сөйләп үттеләр.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез