Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводының үзәк мәйданчыгында легендар “Калюжный” бронекатеры янындагы Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр салу булды.
Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Диңгез коллегиясе рәисе, Президент ярдәмчесе Николай Патрушев катнашты.
Мемориалга чәчәкләр салу Яшел Үзән суднолар төзү заводы коллективын “Фидакарь хезмәт өчен” ордены белән бүләкләү тантанасының йомгаклау өлешенә әйләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез