Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Апас районындагы «Яратель» кошчылык фабрикасының төзелеш мәйданында булды, дип хәбәр итә Республика рәисе матбугат хезмәте.
Россия авыл хуҗалыгы министрына Идел буе федераль округында йомырка җитештерүче иң эре «Яратель» кошчылык фабрикасы эше турында сөйләделәр. Предприятие Татарстанда 80% йомырка җитештерә һәм илдә иң яхшы 10 йомырка җитештерүче исемлегенә керә. Тәүлек буена җитештерү күләме – 2,5 млн йомырка. Шулай ук 2012 елдан 2024 елга кадәр йомырка җитештерү динамикасы тәкъдим ителде (үсеш ике тапкыр арткан).
2022-2027 елларга «Яратель» үсеш программасы Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм Саклык банкы ярдәме белән тормышка ашырыла. Программа кысаларында ике кошчылык фабрикасы ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен «Яратель-азык» комбикорма заводы төзелеше, шулай ук «Яратель-Апас» заманча кошчылык фабрикасы төзелеше алып барыла.
Оксана Лут һәм Рөстәм Миңнеханов «Яратель-Апас» кошчылык фабрикасы төзелеше барышы белән таныштылар, аның потенциаль җитештерү мөмкинлекләрен бәяләделәр. Кошчылык фабрикасы объектларының бер өлеше агымдагы ел ахырында эшләтеп җибәрелер, дип көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез