Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты.
Текбол уены футбол элементлары булган өстәл теннисын хәтерләтә. Уенчылар арасында авышкан өстәл һәм футбол тубын хәтерләтүче туп бар. Көндәшләр тупны өстәлнең икенче ягына күчерергә тиеш, ракеткалар урынына алар кулдан башка гәүдәнең теләсә кайсы өлешен файдалана ала.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Хусар республика территориясендә текболны үстерү буенча хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Казанга визиты кысаларында Виктор Хусар шәһәрнең зур спорт объектларында: «Ак Барс Арена» стадионы, Су спорт төрләре сарае, «Урам» экстрим-паркы булды. Шулай ук бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган җиңел атлетика буенча Россия чемпионатына баруы да планлаштырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез