Рөстәм Миңнеханов: «Һәммәгез республика, башкалабыз тагын да ямьлерәк булсын өчен үз өлешен кертә»

Рөстәм Миңнеханов «Казан» Гаилә үзәге янында уза торган «Гаилә белән сайлыйбыз» концертында Татарстан халкына актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте.

«Монда җыелганнарны, туры эфирдагыларны ихлас сәламлим һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерәм. Сайлаулар төгәлләнде, сайлаучыларның 75 проценттан артыгы бу эштә актив катнашты. Бөтен шәһәрләргә, районнарга, Илсур Рәисовичкә (Казан мэры Илсур Метшин – ред.), сезнең командага, сайлау комиссиясенә ихлас рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сәясәтче шулай ук сайлауларның иң югары дәрәҗәдә оештырылуын да әйтте.

«Һәм, әлбәттә, быел үзенчәлек тә бар, безнең махсус операциядә катнашучылар да тавыш бирү мөмкинлегенә ия булды. Ягъни, Мәскәүдә булучыларның да шулай ук, тавыш бирү мөмкинлеге булды. Болар барысы да республиканың, илебезнең патриотлары булуыбызны күрсәтә. Әлбәттә, сезнең һәммәгез республикабыз, башкалабыз тагын да ямьлерәк булсын өчен үз өлешен кертә», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре