Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов һава киңлеген күзәтү чараларын көчәйтергә кушты

Төбәктә пилотсыз очкычлар инфраструктура объектларына һөҗүм итү куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә һава киңлекләрен күзәтү чараларын көчәйтергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, күк йөзен күзәтүгә җирлек башлыкларын һәм җирле үзидарә хезмәткәрләрен, социаль учреждениеләрнең, икътисад объектларының, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының җаваплы дежур һәм төнге сакчыларын җәлеп итәргә кирәк.

Пилотсыз очкыч тавышын ишеткән очракта, күзәтүчеләр бу хакта оператив рәвештә «112» номерына хәбәр итәргә, БПЛАның кайсы урында күренгәнен һәм аның кайсы юнәлештә очуын әйтергә тиеш.

Киңәшмә төбәкнең барлык муниципаль районнары белән видео-конференц-элемтә режимында узды.

Кичә, 5 декабрьдә, Татарстанда чираттагы тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүме куркыныы режимы кертелде. Ул сигез сәгатькә якын гамәлдә булды. РФ Саклану министрлыгы Республикада Украина дронын бәреп төшерү турында соңгы тапкыр 30 ноябрьдә хәбәр иткән иде.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре