Татарстан белән Якутия арасында югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек потенциалы «һичшиксез, зур», әмма «әлегә бик аз ачылган». ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Якутиянең «Улус.Медиа» басмасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде, дип яза "Татар-информ".
Шул ук вакытта, Татарстан лидеры сүзләренчә, ике республика да синергетик нәтиҗә бирергә сәләтле уникаль ресурслар һәм компетенцияләргә ия.
Әйтик, Татарстан цифрлы трансформация һәм инновацион үсеш, җитештерүгә югары технологияләр кертү буенча лидерлар рәтенә керә, ә Якутия, җирдә сирәк очрый торган элементларны да кертеп, табигый ресурсларның запаслары буенча Россиядә беренче урында тора. Моннан тыш, Саха Республикасы җитәкчелеге соңгы елларда чимал булмаган икътисадны, IT-секторны үстерүгә сизелерлек игътибар бирә.
«Яшел технологияләр, энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге уртак проектлар хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләреннән берсе булырга мөмкин дип саныйм», – дип билгеләп үтте Миңнеханов һәм Татарстан экологик мониторинг, табигый ресурслар белән идарә итү өчен IT-карарлар булдыру тәҗрибәсе белән уртаклаша алыр иде дип искәртте.
«Әлбәттә, бу проектлар ике төбәкнең фәнни үзәкләре һәм индустриаль парклары арасында киң хезмәттәшлек таләп итәчәк», - дип өстәде ул.
Тулаем алганда, әлегә ике субъектның зур уртак инвестицион проектлары юк, әмма шуңа да карамастан, сәүдә-икътисади багланышларның планлы нигездә үсеше күзәтелә. Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре Якутия базарына сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, IT һәм автотехника, нефть продуктлары китерүне арттыра.
Рөстәм Миңнеханов бәяләвенчә, суднолар төзү, суыткыч һәм балык эшкәртү җайланмалары җитештерүдә дә перспективалар бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез