Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “РОСТКИ” форумы кысасында CTTIC фонды партнеры, CTTIC Stones (Shanghai) Consulting Management Сo.Ltd. идарәче директоры Янг Цимин әфәнде белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Цимин әфәндегә форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
CTTIC компаниясе - Кытайның транспорт һәм инновацион индустрия өлкәсендәге алдынгы дәүләт корпорацияләренең берсе. Оешма цифрлаштыруны һәм акыллы транспорт системаларын үстерүгә юнәлдерелгән инвестиция фондлары белән идарә итә.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Кытай инвесторларын үзендә сәламләвен билгеләп үтте. «Бездә уңайлы эш һәм бизнес үсеше өчен барлык шартлар да бар», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Цимин әфәндегә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез