Рөстәм Миңнеханов ясалма акыл ярдәмендә сугышта катнашкан Галимҗан абыйсын “кочаклап алган”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә ясалма акыл ярдәмендә булдырылган дулкынландыргыч видеосы белән уртаклашкан. Роликта ул үзенең туганын – Бөек Ватан сугышында катнашкан Галимҗан абыйсын кочаклый.

“Илебезнең иң мөһим бәйрәме – Җиңү көне якынлашып килә. Кызганычка, ветераннарыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя. Ә бит һәркайсыбызның үз Героен кочагына алып, аңа рәхмәт әйтәсе килә”, – дип язган республика башлыгы. Аның искәреп үтүенчә, заманча технологияләр моны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә. Гәрчә Герой инде күптән янәшәбездә булмаса да.

Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында ясалма акыл ярдәмендә мондый видеоны ничек ясап булуын тәфсилләп аңлатып биргән.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре