Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә төзелгән өч корабта Хәрби-диңгез флагын күтәрү тантанасында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Виктор Великий» патруль корабында һәм «Ставрополь», «Тайфун» кече ракета корабларында Хәрби-диңгез флагын тәүге тапкыр күтәрү тантанасында катнашты. Чара видеоконференц-элемтә режимында узды.

Хәрби-диңгез флоты башкомандующие Александр Моисеев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады.

«Тарихи вакыйга: 3 корабта – «Виктор Великий патруль корабында һәм «Ставрополь», «Тайфун» кече ракета корабларында Андрей флагын күтәрү тантанасы шаһитларына әйләндек, – диде ул. – Татарстанда «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясенең Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән заманча хәрби кораблар бу. Флагларны Республика көне алдыннан күтәрү аерым зур әһәмияткә ия. Акыл көче, кул көче, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы инженерларының, кораб төзүчеләренең осталыгы нәтиҗәсендә ышанычлы кораблар пәйда булып, ватаныбыз чикләрен саклауга басачак. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Хәрби-диңгез флотының баш командованиесе исеменнән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! Республикага чәчәк ату һәм үсеш телим!».

Рөстәм Миңнеханов үзенең җавап сүзендә корабларның, Россия флоты традицияләрен саклап һәм ишәйтеп, лаеклы төстә хезмәт итәчәкләренә ышаныч белдерде.
«Безнең завод өчен агымдагы ел зур әһәмияткә ия. Предприятие җитештерү эшчәнлегенә 130 ел тулуны билгеләп үтә. Бүгенге тантана да аның уңышлы эшләп килүен раслый», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Горький» исемендәге Яшел Үзән заводында эшләнгән корабларның ышанычлы хәрби кораблар сафына кушылуы белән горурланабыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекнең алга таба да Россия Хәрби-диңгез флоты өчен менә дигән кораблар төзүгә ярдәм итәсенә ышанабыз. Тантанада катнашучыларның барчасына, корабларның шәхси составына нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм ватаныбыз чикләрен саклауда уңышлар телим», – дип басым ясап әйтте Татарстан Рәисе.
Шуннан соң: «Флагны күтәрергә!»– дигән команда бирелде.

Ахырда Россия гимны яңгырады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре