Яшьләр сәясәте – Татарстан һәм Россиядә кеше капиталын үстерү өчен өстенлекле юнәлеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов III Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында әйтте.
- Россиянең ислам дөньясы һәм БРИКС илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытуда Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге мөһим роль уйный. Яшь эшмәкәрләр, галимнәр, дипломатлар, мәдәният эшлеклеләре өчен халыкара вакыйгалар оештырыла. Спорт һәм физик культура үсешенә зур игътибар бирелә, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рәис билгеләп үткәнчә, бүген Интернет һәм заманча цифрлы технологияләр кешегә зур йогынты ясый.
– Без виртуаль дөньяда яңа күренешләр белән очрашабыз, алар реаль проблемалар һәм шәхес иминлегенә куркыныч тудыра. Бу сынаулар көннән-көн җитдирәк була бара. Болар барысы да бездән яңа сыйфатлы эш таләп итә. Еш кына яшьләр дәүләт тарафыннан булдырылган мөмкинлекләр турында белми, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов саммит барышында заманча яшьләр сәясәте өлкәсендә күп кенә мөһим мәсьәләләр күтәрелүен әйтте.
– Дискуссияләрегез нәтиҗәле узды, дип ышанам. Безгә кадрлар әзерләүдә, киләчәк буынны тәрбияләүдә, яшьләребез өчен яхшы шартлар тудыруда тәҗрибәләр белән алмашу бик мөһим, - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез