Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу Әбу-Дабида Халыкара инвестицион форум кысаларында узды.
Искәртәбез, аларның очрашуы 2024 елның ноябрендә узган иде, ул вакытта Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйндә ислам финанслары буенча конференциядә катнашкан иде. AAOIFI Татарстан белән республикада ислам финанслары буенча конференция уздыру өлешендә актив хезмәттәшлек итәчәк дигән килешүгә ирешелгән иде.
"Безнең республика Россия-Бәхрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Бәхрәйн Мәмләкәте белән элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирә, алар традицион рәвештә конструктив һәм дустанә юнәлештә үсә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Бәхрәйн арасында товар әйләнеше 7%ка арткан һәм 483 мең доллар тәшкил итә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиядә партнерлык финанславын үстерү буенча сынау төбәге, һәм республика өчен оешма белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итү мөһим, шул исәптән ислам финанслары өлкәсендә белгечләр һәм стандартлар әзерләү өлешендә.
"Сезгә Бәхрәйн Мәлиге сәламен җиткерәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Шәех Рөстәм Миңнехановка. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Бәхрәйн арасында эшлекле багланышлар гына түгел, ә чын дуслык һәм туганлык та бар.
"Чараны Казанда көтәбез. Без зур делегация алып киләчәкбез. Делегацияләр Татарстанга KazanForumга килсен өчен, сезнең төбәкне актив рәвештә алга сөрәбез», - дип йомгаклады AAOIFI рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез