Билгеле булганча, Азәрбайҗаннан сәфәрдән кайтып килүче Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси кичә, 19 майда вертолет һәлакәтендә һәлак булды. Аның белән бергә Иран Ислам Республикасы тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдуллахиан, Тәбриз шәһәре имамы Мөхәммәд Али әл-Хашем, Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, экипаж әгъзалары һәм бер сакчы була. Һәлак булганнарның мәетләрен Тәбризгә җибәргәннәр.
Бу – зур кайгы. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге фаҗиганың бөтен иран җәмәгатьчелеге һәм бөтен дөнья өчен дә зур югалту дип бәяләде.
– Мин Раиси әфәнде белән шәхсән таныш булуы өчен язмышыма рәхмәтлемен, ул Иран Ислам Республикасы белән Россия Федерациясе арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Иран хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирде, – диелә аның кайгы уртаклашуында. – Бу югалту ачысын чын күңелдән уртаклашам. Татарстан сезнең белән бергә кайгыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез