Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы башлыклары медиарейтингында беренче урынны алды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның июлендә Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингында беренче урынны алды. Рейтингны «Медиалогия» сайтында бастырганнар.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, 2025 елның июлендә Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш визиты белән барды, анда ил президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Ике товар әйләнешен арттыру перспективаларын һәм Татарстан-Төркия уртак проектларына ярдәм итү мәсьәләләрен тикшерделәр. Моннан тыш, республика җитәкчесе Яр Чаллы һәм Тукай районындагы берничә объектны карады, Татарстан Рәисе сайлауларына кандидат итеп күрсәтелү өчен документларны ТР Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды. Шулай ук Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Александр Новак XI Республика ачык кыр геологлары олимпиадасын ачтылар, һәм ТР Рәисе Казанның «Рубин» ФК белән очрашты, футбол клубы уенчылары, тренерлары һәм җитәкчелеге белән аралашты.

Рейтингта икенче урында – Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин. Удмуртия башлыгы Александр Бречалов медиарейтингта өченче урынны алды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре