Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында Фәрит Мөхәммәтшинны Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады. Ул сайлау нәтиҗәләренә карата фикерен дә әйтте.
“Яңа сайланган парламентның составы шактый яңарды. Аңа эшлекле, абруйлы, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар да керде”, – диде ул.
Татарстан Рәисе парламентка биш партия вәкиллеге керүен дә искәртте. “Без барыбыз бергә республика мәнфәгатьләрен яклап эшләячәкбез”, – диде республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына кандидат буларак тәкъдим ителгән Хафиз Миргалимовка аерым мөрәҗәгать итеп: “Хафиз Гаяз улы икенче урында. Бу – ышанычлы икенче урын. Бергәләп тыныч кына эшлик. Барыбыз бер көймәдә. Кем көчле, кем юк икәнен ачыклап торасы юк, болай да билгеле”, – дип тә белдерде.
Утырыш барышында Дәүләт Советы Рәисе яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Хафиз Миргалимов өчен 7 депутат, Фәрит Мөхәммәтшин өчен 85 депутат тавыш бирде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез