Президент Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Синтез» командасын бүләкләде.
Башкаланың ир-атлар су тубы клубы, быел финалда Мәскәү «Динамо»сын ике мәртәбә отып, Россия чемпионы булып танылды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Казан ватерполчылары сезон дәвамында осталык күрсәттеләр, барлык матчларны да отып, лаеклы рәвештә җиңү яуладылар. Узган ел пандемия аркасында сезон тукталгач, Су полосы федерациясе «Синтез»ны ил чемпионы дип игълан итте. «Быелгы уңышыгыз ул карарның дөреслеген раслады», – диде Президент. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «Синтез»ның уңышлары барлык коллектив – уенчылар, тренерлар, клуб җитәкчелеге, хезмәткәрләр һәм Татарстан Су полосы федерациясенең эш нәтиҗәсе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез