Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген республикада илкүләм проектлар кысасында шактый эш башкарыла. “Илкүләм проектлар буенча барлык йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.
Бу елның алты аенда Татарстанда берләштерелгән бюджет үтәлешенә багышланган киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, илкүләм проектлар кысасындагы чараларны тормышка ашыруга 35,1 миллиард сум акча юнәлтелгән. Шул исәптән, 15,6 миллиард сум – республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
“Бүген федераль дәрәҗәдә яңа илкүләм проектлар төзелә. Татарстан бюджетының керем өлеше катлаулы шартларда үтәлүен исәпкә алып, федераль финанслау механизмнарын тулысынча файдаланырга кирәк. Барлык министрлыклар һәм ведомстволарга республикадагы өстенлекле чараларны илкүләм проектларга кертүне тәэмин итү зарур”, – диде Татарстан Рәисе.
Бүген Татарстанда, шул исәптән БРИКС саммитына әзерлек кысасында, “Зур Яшел Үзән”, “Лаеш төене” территорияләрендә инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелеше, “Коммуналь инфраструктураны яңарту” программасы кысасында объектларны төзекләндерү, “Казан” халыкара аэропортында перронны реконструкцияләү кебек зур инфраструктура проектлары тормышка ашырыла. Шулай ук, Вознесение трактының икенче өлешен, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу, Алексеевск – Әлмәт юлларын төзү дәвам итә. “Барлык тармак министрлыкларына әлеге төп инфраструктура проектларын үз вакытында һәм тулысынча финанслау мәсьәләсендә федераль хезмәттәшләр белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, халыкның тормыш рәвешен яхшыртуга юнәлдерелгән республика программаларына да шактый акча бүлеп бирелә. Быел 58 миллиард сумлык 44 программа гамәлдә. “Мондый проектларны тормышка ашыручы төбәкләр дә күп түгел. Җирле хакимият органнары игътибарына әйтәм: һәр объект төзелеше өчен район башлыклары шәхсән җаваплы”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез