Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2024»тә УГМК җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром-2024» кырларында Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Урал тау-металлургия компаниясе - Россиядә бакыр җитештерүче иң эре компания. Татарстанның стратегик партнеры булып тора.

"Татарстанда сәнәгать секторы үсеш алган. Безнең эре предприятиеләр Урал тау-металлургия компаниясе белән актив хезмәттәшлек итә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

УГМК стендында компаниянең илнең төрле төбәкләрендәге проектлары тәкъдим ителгән. Әңгәмә барышында яклар республика предприятиеләре өчен УГМК продукциясен китереп тору мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре