Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән ир-егетләрнең гаиләләренә Батырлык орденын тапшырган. Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында шул хакта язган.
Тантана барышында бер геройның улы Җиңү көненә багышланган дулкынландыргыч шигырь сөйләгән. Аның гаиләсе, якын кешесе батырлыгының ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын күрсәтү, кыюлыгына рәхмәт белдерү йөзеннән, очрашуга геройның портретын күтәреп килгән.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, малайга микрофон сорап алган һәм бөтен чыгышы дәвамында аны тотып торган.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез