Рөстәм Миңнеханов: Инвестицияләүне яхшырту өчен цифрлы система булдырырга кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада инвестицион климат булдыру буенча эшнең уңай булуын, әмма моның гына җитәрлек булмавын әйтте.

Министрлар Кабинетында республиканың Россия субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча илкүләм рейтингында катнашуы турында фикер алышканнан соң, Рөстәм Миңнеханов эшне яхшырту өчен цифрлы система булдырырга кирәклеген әйтте. Аерым алганда, ул документның яки карарның нинди этапта «тукталып» калганын күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Миңнеханов әйткәнчә, якын арада муниципалитетлардан мәгълүмат тупланачак, шуннан соң мәсьәлә янә каралачак. Шулай ук ул Татарстан Хөкүмәте утырышында да каралырга мөмкин.

«Илебездә булган иң яхшы практикаларга йөз тотачакбыз. Кайбер позицияләр буенча Мәскәү бик алга киткән, икенчеләре буенча башка төбәкләр. Без иң яхшы нәтиҗәләрне алачакбыз һәм үзебезгә максат куячакбыз. Әмма нигездә барыбер цифрлаштыру булачак», – диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, эшне координацияләү өчен махсус программа да эшләнергә тиеш.

«Рейтингта яхшы позицияне биләү – үзмаксат түгел. Бу инвестицияләр мәсьәләсе, кешеләр киләме сиңа, әллә килмиме», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре