“Без зур хезмәттәшлек тәҗрибәсенә ия. Казанда Иранның Генераль консуллыгы эшли, ике хөкүмәт арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум гамәлдә булып килә. Быел безнең элемтәләр тагын да көчәйде, һәм бу безне тагын да сөендерә. Бүген төбәкләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләр кору мөһим”, – дигән Президент провинция губернаторына мөрәҗәгать итеп.
Губернатор, үз чиратында: “Без, товарларның сезнең республикадан Иран аша башка илләргә китерелүе өчен, Татарстан белән уңайлы логистика булдыру ягыннан хезмәттәшлек итүгә әзер”, – дигән. Ул, аерым алганда, Россия, Казахстан һәм Төркмәнстан мөмкинлекләреннән файдаланып, Һинд океанына коридор булдыру буенча эшләү турында белдергән.
“Бүген бик кирәкле проект бу. Әлеге мәсьәләне дә өйрәнәчәкбез”, – дип искәрткән Президент.
Очрашуда агросәнәгать комплексы продукциясен, аерым алганда, хәләл продукция җибәрү буенча берлектә эшләү мәсьәләләре каралган. Моннан тыш, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек темасына кагылып үтелгән. Хәзерге вакытта Татарстанның кайбер вузлары Иран белән килешү нигезендә эшли. Республикада Ираннан 752 студент белем ала. Иранистика үзәге эшләп килә.
Республика Президенты товарлар ташу буенча гына түгел, уртак производстволар булдыру буенча да сәүдә-сәнәгать палаталары эшен көчәйтү зарурилыгын билгеләп үткән.
Очрашу ахырында сөйләшүләр йомгаклары буенча беркетмәгә кул куелган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез