Рөстәм Миңнеханов Ютазы районы кырларын вертолеттан карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдән соң эшлекле сәфәрен Ютазы районында дәвам итте. Ул, урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатыннан, район кырларын вертолеттан карап йөрде.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, кырлар белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов районның хуҗалыклар җитәкчеләре, механизаторлар, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары белән очрашкан.
Бүгенгә районда уңышның 15 проценты җыеп алынган. Сөт җитештерүгә килгәндә, тәүлеклек уртача савым күләме 50,8 тонна тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекнең баш саны – 10 меңнән артыграк.
Әңгәмә барышында хуҗалыклар җитәкчеләре торак-коммуналь челтәрләрнең тузу мәсьәләсен күтәргән. Ютазы районында бу күрсәткеч барлык төп юнәлешләр буенча 60 проценттан артып киткән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ютазы, иң еракта урнашкан районнарның берсе булып торуына карамастан, барлык тармаклар буенча әйбәт күрсәткечләргә ия.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре