Алар «Жил. Был. Дом.» спектаклен Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә күрсәтте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Александр Цыпкин һәм Константин Хабенский спектакленең кинопремьерасы узган елның 14 маенда узган иде. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры төп сәхнәсендә ул беренче тапкыр узган елның 15 һәм 16 маенда күрсәтелде.
«Жил. Был. Дом.» – ул гомуми финал белән берләштерелгән тугыз тарихтан торган цикл. Бу тарихларның һәрберсе мәхәббәткә, дуслыкка, язмышка, бәхеткә һәм Аллаһка ышаныргамы дигән мөһим сайлау алдында торган кешеләр турында. Вакыйга барлык геройлар яши торган йорт эчендә бара. Сәхнәдә барлыгы 19 персонаж пәйда була: 13 кеше, ике фәрештә, ике күсе, ике попугай, мәче һәм эт. Пьеса авторы – Александр Цыпкин, режиссеры - Константин Хабенский.
Тамашачылар арасында шулай ук ТР башкаласы мэры Илсур Метшин һәм аның хатыны да бар иде. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры шулай ук Казанга Александр Вампилов пьесасы буенча «Старший сын» спектаклен алып килгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез