Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән Катар арасындагы мөнәсәбәтләр сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар һәм фәнни-техник өлкәләрдә үсә бара. "Катар - Россиянең Якын Көнчыгыштагы мөһим һәм ышанычлы партнеры", - диде Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Катар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша. Апрель аенда Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин һәм Катар Әмире Тамим бен Хәмәд Әл Таниның киңәйтелгән сөйләшүләрендә катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе ассызыклаганча, Татарстан ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышларга зур әһәмият бирә. ИХО белән тыгыз хезмәттәшлектә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшли, аны Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан Россия Президенты кушуы буенча җитәкли. Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрларының 13 конференциясе карары буенча Казанга 2026 елгы Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелде. "Катар вәкилләре әлеге вакыйга кысаларында уздырылачак чараларда катнашырлар дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга.
Республика Рәисе хәбәр иткәнчә, Татарстан - Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Моннан тыш, төбәктә хәләл яшәү рәвешен үстерү өлкәсендә зур эш алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Катар арасында товар әйләнешен арттыру өчен зур потенциал бар. Дохага җибәрелә алырлык Татарстан продукциясе номенклатурасы шактый киң.
Шулай ук ул Татарстанның Россия мөселман халыкларының рухи мәдәниятендә аерым урын булуын билгеләп үтте. 922 елда хәзерге Татарстан Республикасының элгәре Идел буе Болгары дәүләт дине сыйфатында исламны кабул итә. Бүгенге көндә төбәктә 1600дән артык мәчет эшли, ислам мәгарифенең алга киткән күп дәрәҗәле системасы булдырылган. 2017 елдан Болгар ислам академиясе эшли, ул югары квалификацияле белгечләр әзерли.
«Республикабызга килүегез өчен рәхмәт белдерәм һәм үзара файдалы Татарстан-Катар хезмәттәшлеген үстерү ниятебезне тагын бер кат расларга телим», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Ганем Әл Ганим җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. "Киләчәктә дә безнең дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк. Бүген без мөселман мәгарифе өлкәсендә актив хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук без туризмны үстерүгә омтылабыз. Мин борынгы Болгар шәһәрендә булдым, бу уникаль урын», - диде министр.
Моннан тыш, Ганем Әл Ганим хәләл өлкәдә, инвестицияләр, ислам банкингы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы белән Катар Мәмләкәте арасындагы элемтәләрне ныгытуга керткән зур өлеше өчен Рөстәм Миңнеханов Ганем Әл Ганимга Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез