Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Kazan Digital Week 2023» халыкара форумын ачты. Сәламләү сүзе белән Россиянең Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев та чыгыш ясады. Искәртик: быел форум федераль статуста уза.
- Хәзер дөнья санлашты. Kazan Digital Week форумында булачак чаралар безнең дәүләт өчен дә, башка илләр өчен дә бик зур гамәли әһәмияткә ия, - диде Рәис. - Киләсе елда да сезне көтәбез!
- Бу форум инде традициягә әверелде, - дип ассызыклады Максут Шадаев. - Елдан ел катнашучылар саны артуын күрәбез, күргәзмәдә катнашучы компанияләр саны да. Димәк, безнең илдә цифрлаштыру тизлеге арта.
20-22 сентябрь көннәрендә узачак форумга 20 меңнән артык катнашучы килгән, биредә инновацион технологияләргә багышланган 100дән артык секция эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез