Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2026ны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2026 VII халыкара форумын оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

Форум 29 ноябрьдә башланып китте. Бу - цифрлы трансформация өлкәсендә перспектив тенденцияләр һәм алдынгы гамәлиятләр турында фикер алышу, казанышларны һәм технологик карарларны күрсәтү, тармак адынгылары һәм бөтен дөнья инноваторлары арасында тәҗрибә уртаклашу өчен әйдәп баручы мәйданчык. Kazan Digital Week-2026 76 илдән 21 меңнән артык катнашучыны җыйды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум кысаларында Россия Цифрлы үсеш министрлыгының стратегик сессияләре, ясалма акыл кертүнең хакыйкый кейсларын тәкъдир итү, конференцияләр, хакатоннар, вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Шулай ук күргәзмә дә эшли, анда 250дән артык Россия һәм чит ил IT-компанияләре һәм стартаплары хәл ителешләре тәкъдим ителгән.

"Бу эшнең гамәли нәтиҗәсе булуы мөһим. Моның өчен икътисад һәм социаль өлкәдә, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә кирәкле карарларны билгеләргә кирәк. Һәм, әлбәттә инде, аларны гамәлгә кертү буенча конкрет тәкъдимнәр әзерләргә, җитештерүчеләр белән элемтәләр урнаштырырга», - дип ассызыклады республика Рәисе.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре