Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында масштаблы күргәзмә бүген Казан Экспо мәйданчыгында башланды. Аны, беренчеләрдән булып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.
Быел экспозиция күргәзмә комплексының ике павильонын алды, аларда 300 гә якын компания IT өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итә. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел форум ясалма интеллектка багышланган. Экспозициядәге стендларның күбесе шушы тема белән бәйле.
Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы стенды иң үзенчәлекле стендларның берсе. Кунакларны зур, баскычлы, интерактив экран каршы алды, аның янында төрле IT-чишелешләре булган кечкенә мәйданчыклар бар. Шунда ук совет телефонының «үткәнгә шалтырату» будкасы урнашкан. Анда телефонны алырга, номер буенча шалтыратырга һәм кыска хәбәр ишетергә мөмкин. Стенд алдында кешеләрне татар милли киемендәге робот белән бәйдәге робот-эт каршы алды.
Иннополис стенды ике өлешкә бүленгән: берсе – университет, икенчесе махсус икътисади зона өчен. Университет ягыннан пилотсыз очкычларны ңһәм дроннарның макетларын күрергә мөмкин, ә МИЗ өлешендә резидентлар үз продукцияләрен күрсәтә.
Аның янында «Татнефть» мәйданчыгы урнашкан, анда ясалма интеллект нигезендә техникадагы проблемаларны анализлау системасы белән танышырга мөмкин.
Моннан тыш, күргәзмәдә Казанның цифрлы игезәге – шәһәрдәге барлык биналар, челтәрләр һәм процесслар белән ясалма интеллект нигезендә эшләнгән система реаль вакыт режимында күрсәтелә.
Платформаларның тагын берсе – Innostage стенды, аның нигезендә Кибербитва – мәгълүмати куркынычсызлык белгечләре ярышлары башланды. Күрше павильонда мини-роботлар көрәше буенча Татарстан ачык турниры уза.
Күргәзмә комплексы янындагы машина кую урынында Атом автомобиленең тест-драйвы үтте. Искәртәбез, бу «Кама» АҖ тарафыннан эшләнгән беренче Россия серияле электромобиле. «Атомнар» серияле производствосын эшләтеп җибәрү агымдагы 2025 елга планлаштырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез